Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Урманда сәяхәттә

Үткән атнада Шланга урта мәктәбе укучылары белән берлектә "Чаваш вармане" милли паркына эксурсиягә чыктык. Парк Шомыршы районы территориясендә урнашкан һәм ул экологик табигый саклау учреждениесе буларак теркәлгән.

Биредәге биек нарат урманы, гөмбә, җиләк-җимеш аланнары таң калырлык. Экскурсияләр үткәрү өчен милли паркта туристик маршрут булдырылган. Шулай ук, туристик маршрут буенча "Урман серләре" дип аталган юл салынган. Әлеге юл "Чувашиянең җиде тылсымы" конкурсында җиңү яулаган.

Экскурсия вакытында без тыныч кына агучы Абамза елгасы янында булдык, паркның иң биек агачын күрдек, кошлар тавышы тыңладык, урманның матурлыгына сокландык. Аеруча, балалар күңелендә үрелгән сандык, Убырлы карчыкның йорты, эленеп торучы күпер зур тәэсирләр калдырды (рәсемдә). Гомумән, экскурсия бик файдалы һәм сәламәтлек өчен дә, саф һавасы белән, нәтиҗәле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать һәм без