Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Приставлар бурыч белән шаярмаска киңәш итә

Хәзерге вакытта, төрле хокук бозулар өчен җаваплылык арттырылу белән беррәттән, автоинспекция штрафларын, торак-коммуналь, алимент һәм башка төрле бурычларны үзвакытында түләмәүчеләргә карата да катгый чаралар күрелә башлады.

Ни кызганыч, хәзерге вакытта административ җаваплылыкка тартылган гражданнар арасында штрафларны үз теләкләре белән түләмәүчеләр дә күп. РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 32.2 статьясы 1 өлеше нигезендә, штрафны административ җавапка тартылган кеше штраф салу турындагы карар үз көченә кергән көннән башлап, 30 көн дәвамында, яисә кичектереп торылган көн яки ваклап түләүнең РФ КоАП 31.5 статьясында күздә тотылган срогы узганчы түләргә тиеш. Россия суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсенең Чүпрәле бүлеге начальнигы Ирек Хәлимов әйтүенчә, административ штраф үз вакытында түләнмәгән очракта РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук тәртибе бозу турында протокол төзелә. Ә инде протокол нигезендә административ штраф икеләтә арттырыла, яки 15 тәүлеккә административ кулга алу җәзасы күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пристав