Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Урамнар яктырачак

Республика районнарындагы авыл урамнарын яктырту буенча махсус программа кабул ителде.

Шушы максаттан федераль һәм республика бюджетыннан 225 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акча республикадагы 45 районның һәркайсына бишәр миллион сум туры килә.

-Әлеге проект бик урынлы, чөнки авылларыбызның күпчелегендә андый проблема бар. Кич җитү белән, бигрәк тә көз- кыш айларында, торак пунктларыбызны караңгы пәрдә каплый. Урамнарны һәм тыкрыкларны яктырту максатыннан Кече Чынлы авылына 2 миллион 129 мең 500 сум, Иске Чүпрәлегә- 2 миллион 32 мең, Яңа Чүпрәлегә- 690 мең һәм Иске Элмәлегә 148 мең 500 сум акча бүлеп бирелде,- ди муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Юрий Шуркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урамнарны яктырту