"Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" акциясе старт ала
17-28 мартка кадәр Татарстанда наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт ала.
Акция барышында республикада (843) 273-43-45. номерлы "ышаныч телефон"нары эшлиячәк.
Чараның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату урыннарын ачыклау тора, шулай ук, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә консультатив ярдәм күрсәтеләчәк. Хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә, я булмаса ведомство сайтында http://ufskn.tatar.ru. калдырырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев