Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүче нәни чүпрәлеләр Казанга барды

2015 елдан республикада "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни - белем бирү проекты старт алган иде.

Проект балаларны системалы рәвештә төп мәдәни вакыйгалар, Татарстан Республикасының мәдәни объектлары һәм оешмалары белән таныштырып баруны, балалар өчен танып белү һәм белем бирү мәйданчыгы формалаштыруны, шулай ук әти - әниләрне мәдәни - агарту процессына җәлеп итүне күз алдында тотты.

2016-17 уку елы дәвамында, район буенча башлангыч сыйныф укучылары әлеге проектка кушылып, көндәлектәге мәгълүматлар буенча Татарстандагы мәдәни объектлар белән таныштылар, шулай ук мәдәният оешмаларында алган тәэсирләрен теркәп бардылар. Күптән түгел "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча район күләмендә җиңүчеләрне билгеләделәр һәм алар башкалага бүләкләү тантанасына бардылар.

Реклама

Нәтиҗәләр "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" һәм "Иң мәдәниятле ата - ана" номинацияләре буенча ясалды. "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясенең җиңүчеләре булып: Гөлназ Әхмәтова- Иске Чокалы, Самира Волкова- Иске Чүпрәле, Иван Албутов һәм Алексей Иванов-Чуваш Чүпрәлесе, дип табылды. "Иң мәдәниятле әти-әни" исеме Лилия Әхмәтовага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Укучының мәдәни көндәлеге"