Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Укучыларыбыз- кабат җиңүче

Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, Абдулла Алишның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны барлау максатында 28 апрельдә Казан шәһәре Совет районының "Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия"сендә " Алиш эзләреннән" исемле 4 нче төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе тарафыннан шушы мәктәптә оештырылган иде. Әлеге зур чарага Абдулла Алишның улы Алмазның хатыны, туганнары һәм башка бик күп кунаклар чакырылган иде. Анда безнең мәктәптән дә укучылар катнашты һәм чыгыш ясады. 6 нчы сыйныф укучысы Эльвина Вилданова катнашып, үзе язган шигырьләре белән 2 нче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Гөлинә Вилданова). Фәнни-гамәли конференциянең иң зур секциясеннән берсе булган "Алиш эзләреннән" чарасында катнашкан укучы Дилә Закирова да уңышлы чыгыш ясады һәм 3 нче урынны яулады. Шулай ук Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Миләүшә Айнуллина).

Укучыларның, шул исәптән безнекеләрнең дә шигырьләре һәм фәнни эшнең тезислары оештыручылар тарафыннан чыгарылган жыентыкка да кертелде. Үзләренең эшләре белән исем-фамилияләрен күргәч, укучыларның йөзләрендә шатлык нурлары тирә-якка сибелгәндәй булды.

Укучыларыбыз белән горурланып ,аларга киләчәктә дә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс