Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Укучыларга паспорт тапшырдылар

Бүген җәмгыятьтә 14 яше тулган һәркемгә паспорт тапшырыла.

Кулга беренче тапкыр паспорт алу,бер яктан, күңелдә дулкынлану уятса, икенче яктан, кешенең шәхесен раслаучы бу документка хуҗа булуны олы тормыш юлына басу, шактый хокукларга ия булу белән беррәттән, өстеңә җитди бурычлар да йөкләнү дип кабул итәргә кирәк.

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне кысаларында көнне район белем бирү учреждениеләренең сигез укучысы шундый чарада катнашты.

Тантана район мәдәният бүлегендә узды. Укучыларга әлеге мөһим документны район башлыгы Александр Шадриков шәхсән үзе тапшырды.

-Ватанны салаучылар көнендә паспорт алу аеруча дулкынландыргыч мизгел. Чөнки биредә басып торучы яшьләребез Ватан сагында, аның мәнфәгатен кайгыртучылар булып торалар. Сезгә илебезнең, районыбызның лаеклы шәхесләре, законнарны тыңлаучан гражданнары булып калуыгызны телим,-диде ул чыгышында.

Гөлфия Фомина, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучыларының сыйныф җитәкчесе:

-Кызлар һәм малайлар әлеге тантананы күңелләрендә сакларлар. Әлбәттә, барысы әлеге җаваплы мизгелнең әһәмиятен, бүген кулларына алган документның мөһимлеген аңласыннар өчен эшләнгән, рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт