Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Укучылар Казанга сәяхәт кылдылар

Язгы каникулларда район мәктәпләрендә белем алучы бер төркем укучылар Казан шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар.

Бу сәяхәт Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелгән чараларда актив катнашкан, шулай ук район һәм республика күләмендә татар һәм рус телләре буенча фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү максатыннан оештырылган иде. Районыбызның дүрт мәктәбеннән килгән укучылар Г.Камал театрында спектакль карап, Казанның милли музеена сәяхәт кылдылар.

Сәяхәтне оештыручы педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ атказанган укытучысы Ә.Н.Хуҗиәхмәтовка, Чүпрәле районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ю.С.Мутинга һәм Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ш.Абдрахмановка рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чаралар киләчәктә тагын да ешрак оештырылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт Казан