Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары - әкият геройлары

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Фәннәр фестивале" кысаларында ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Якупова Җәүһәрия Җәүдәтовна әдәбият елы уңае белән Аяз Хәсәннең "Кыш бабай бүләк өләшә" исемле әкиятен сәхнәгә куйды. 12 февраль көнне әлеге спектакль мәктәпнең актлар залында күрсәтелде. Төрле кош-корт, җәнлекләр киеменә киенгән 2 А сыйныфы укучылары үз рольләрен гаҗәеп зур осталык белән башкардылар.

Реклама

Урманда барган вакыйгалар аша зал тулы нәни тамашачыларга масаймаска, башкаларны кимсетмәскә, тыйнак һәм мәрхәмәтле булырга кирәк дигән идея җиткерелде. Талантлы укытучы һәм режиссёр Җәүһәрия Җәүдәтовна әнә шулай сәхнә теле белән әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли, укучыларның һәртөрле сәләтен үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы әкият