Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Укучыга яңа китап «Борынгы Яңа Кәкерле»

Шушы көннәрдә Илфак Шиһаповның «Борынгы Яңа Кәкерле» исеме астында яңа китабы дөнья күрде. Китапның эчтәлеге Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы тарихына: үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә багышланган.

Беренче бүлек Кәкерле авылына нигез салынган чорны тасвирлап башланып китә. Авылны нигезләүчеләрнең кемнәр булуы укучыга бәян ителә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бу җирләргә иң беренче булып Агишев, Девлятов, Ишеев, Бурундук фамилияле морзалар күчеп килгән. Шулай ук, бу җирләрдә 8-9 мең ел элек тә кешеләр яшәгәнлеген исбатлаучы документлар бирелгән.

Алга таба Чүпрәле районы барлыкка килү турында шактый мәгълүмат бирелә. Кәкерле авылына яңача сулыш өргән заман сүрәтләнә. Авыл халкының элекке һәм бүгенге тормышы бирелә. Авылның булдыклы егетләре Сафиннар, Хәйруллиннар, Әлиуллинннар хакында бәян ителә. Авылның дини тормышын яктыртуга, Бөек Ватан сугышы истәлекләренә аерым басым ясала. Әфган сугышы ветераннары тарихына да зур урын буленгән.

Реклама

Яңа Кәкерле бүген ничек яши, аның ак әбиләре, көчле рухлы ата-бабалары, дөньяга билгеле кыз -уллары турында да кызыклы мәгълүматлар табарга була китаптан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борынгы Яңа Кәкерле