Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Укырга кая барырга?

Бүген урта мәктәпне тәмамлаучы укучылар алдында бары бер генә сорау тора-укырга кая барырга? Әйе, балачакның якты хатирәсе-самими мәктәп еллары дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.

11 сыйныфны тәмамлаган һәр укучы бүгеннән үзенең киләчәген нинди һөнәр белән бәйлисен төгәл билгеләргә тиеш. Шул ук вакытта югары уку йортлары да әлеге вәзгыять өлкәсендә эшчәнлек алып баралар. Соңгылары исә, әлеге уңайдан республика районнарында чакыру буенча очрашулар да оештыралар. Шулай итеп, укучыларга кем булачакларын төгәл билгеләү юнәлешендә тагын бер мөмкинлек тудырыла.

Үткән атнада шундый очрашуларның берсе 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә булып үтте. Очрашуны район мәгариф бүлеге белән берлектә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды.

Район буенча агымдагы елда 11 сыйныфны 230 укучы тәмамлаячак. Мәктәпнең актлар залында урын алган чыгарылыш сыйныф укучылары алдында бу көнне Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе галимнәре чыгыш ясады. Нигездә, югары уку йортларында тәкъдим ителүче белгечлекләр турында сүз барса, шул ук вакытта уку йортларының көндәлек тормышы, студентларның җәмгыяви өлкәдән, төрле чаралардан читтән калмаулары хакында да сөйләнде. Бер сүз белән әйткәндә, студент тормышының, белем алу белән беррәттән, ни дәрәҗәдә кызыклы булуы тасвирланды.

Сүз уңаеннан, агымдагы елда Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе үзенең 140 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге уку йорты вәкилләре Дамир Хәйруллин, Фәрит Зиннәтов, Ранис Мәүлиханов (якташыбыз-ред.) укучыларга академия тормышын барлаган слайд-шоу тәкъдим иттеләр, күрсәтмәләр тапшырдылар. Кафедра доценты Фәрит Зиннәтов ветеринария өлкәсе белән киләчәген бәйләргә теләүчеләр өчен керү имтиханнары нинди фәннәрдән гыйбарәт булуын, ачык ишекләр көннәре үткәрелүе хакында сөйләп үтте.

-Бүгенге көндә ветеринария табибларына ихтыяҗ зур. Студентларга чит өлкәләргә чыгып тәҗрибә туплау мөмкинлеге тудырылган. Моннан тыш, уку йорты яңа белгечлекләр булдыру юнәлешендә эшли. Әлеге хакта сез тулырак уку йортының сайтына кереп таныша аласыз, -диде ул.

Очрашуда Казан дәүләт аграр университетыннан килгән өлкән мөгаллимә Римма Хадеева бүгенге көндә әлеге югары уку йортын тәмамлаган күп кенә вазифаи дәрәҗәләрдә хезмәт итүче җитәкчеләребезне барлады. Шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да әлеге уку йортында белем алганлыгын әйтеп үтте.

Чарада, шулай ук, район авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүче белгечләрне, авыл җирлеге башлыкларын күрергә мөмкин иде.

-Бүгенге авыл тормышы элеккегедән күпкә аерыла. Заманча йортлар төзелү белән беррәттән, тормышыбызга көннән -көн яңа электрон идарә итү мөмкинлеге белән техника керә бара. Кул эше артта калды, яшәве, эшләве үзе бер рәхәтлек тудыра. Вакытында үзем дә шушы юнәлештә белем алганлыктан, сезгә дә авылны чит итмәскә, бирегә кайтып, хезмәт итүегезне телим,-дип киңәшләрен бирде Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов.

Очрашуны йомгаклап, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Резидә Хуҗиева да урта мәктәпне тәмамлап чыгучылар арасында күп кенә укучылар әлеге югары уку йортларында белемнәрен дәвам итүләрен әйтеп үтте һәм: "чит җирләрдә олтан булып йөргәнче, үз туган җиреңдә солтан булуың мең тапкырга яхшырак", дигәннән чыгып, укучыларга фикер йөртергә кушты. Әлеге уку йортлары белән кызыксынган укучылар өчен сайтларның адреслары: priemksavm@mail.ru, www.ksvam.senet.ru, priem@kazgau.com, www.kazgau.ru .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф