Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Уби урта мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды

Татар телен киң даирәдә куллану мөмкинлекләрен ачу максатыннан, республика күләмендә ничәнче ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үткәрелә.

Акция 21 нче марттан 16 апрельгә кадәр Татарстан җирлегендә оештырыла. Акциядә мәктәпләр генә түгел, һөнәри һәм югары уку йортлары да катнашырга мөмкин.

Акциядә мөмкин кадәр күбрәк кеше катнашырга, шулай итеп телнең үсешенә үзеңнән өлеш кертергә тиеш. Белгәнебезчә тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык- иң көчле тәрбия һәм сәләт чишмәсе.

Уби урта мәктәбенең укучылары бу акциягә катнашырга теләк белдерделәр. Безнең мәктәптә чуваш һәм татар балалары укый. Һәр сыйныф укучылары да уздырылган чараларга теләп катнашты. Укучылар чараларда татар телен ничек белүләрен күрсәттеләр. Татар телендә шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр,төрле-төрле табышмакларга җаваплар таптылар.Соңыннан "Туган тел" җырын күмәк башкардык. Укучыларның алдагы көннәрдә дә татар телен тагын да тирәнтен өйрәнүләренә ышанып каласым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм