Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Уби урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашты

Татар телен киң даирәдә куллану мөмкинлекләрен ачу максатыннан, республика күләмендә ничәнче ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үткәрелә. Акция 21 нче февральдән 26 апрельга кадәр Татарстан җирлегендә оештырыла.

Акциядә мөмкин кадәр күбрәк кеше катнашырга, шулай итеп телнең үсешенә үзеңнән өлеш кертергә тиеш. Белгәнебезчә тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык- иң көчле тәрбия һәм сәләт чишмәсе.

Безнең Уби урта мәктәбенең укучылары бу акциягә катнашырга теләк белдерделәр. Безнең мәктәптә чуваш һәм татар балалары укый. Акция барышында мәктәпнең барлык укучылары, татар теле укытучылары белән берлектә җәмәгатьчелекнең күп катламы катнашты.

Акцияне "Тел - күңел көзгесе" дип аталган кичә белән башлап җибәрдек. Бу юкка гына түгел, чөнки акциянең төп максаты: Татарстанда яшәүче халыкларның дәүләт теле булган татар телен саклау, туган җир белән горурлану һәм толерантлык хисе тәрбияләү, укучыларны һәм акциядә катнашучыларны татарча аралашуга тарту.

"Татарча да яхшы бел" дип аталган мастер-класс рус, чуваш милләтеннән булган ата-аналарга һәм укытучыларга тәкъдим ителде. Мастер-классның максаты булып, татар телендә иң актив кулланылган сүзләрне өйрәтү булды.

"Ике телем - ике канатым" дип аталган әңгәмәдә татар теле һәм аны өйрәнү турында сораштыру чарасында 20 укучы катнашты. Сорау алу, җавап бирү нәтиҗәләре буенча укучыларга татар телен өйрәнү кыен булса да, алар кызыксынып өйрәнәләр .

Акцияне йомгаклау өлешендә "Серле сандык" дип аталган кичә уздырылды. Сандыкта гаилә өчен кадерле булган ядкарьләр саклана. Сандык дигәч, кешенең хәтере уяна. Ә хәтердә ниләр саклана соң? Анда татар халкының җырлары, биюләре, уеннары саклана. Шушы ядкарьләр аша татар теленең барлык матур яклары да күрсәтелеп үтелде.

Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә һәм һәркөнне татарча сөйләшү дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мин татарча сөйләшәм"