Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Язгы сынамышларга күз салыйк

Искечә беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр. Искечә беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр. Искечә беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр. Искечә беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер Март башы...

Искечә беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

Искечә беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.

Искечә беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.

Искечә беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер

Март башы көн тавык эчәрлек су булса, яз яхшы килә.

Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

Март берендә аяз - аяз булыр бөтен яз.

Март берендә кайдан җил булса, бөтен җәй шуннан җил булыр.

Март унҗидесендә көннәр елтырый, таудан сулар чылтырый.

Мартның егерме бишендә су катса, бер атналык юлга чык.

Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса - озак килер.

Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.

Ат юлга ятса, буран булыр.

Әгәр кырмыска биек түмгәк ясаса, кыш суык килер.

Әгәр тәкәрлек һәм бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булыр.

Бака корыга чыкса, яңгыр була.

Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.

Болыт килгәндә әтәч кычкырса - көн аязырга.

Елан яки кәлтә кояшта кызынсалар, тиз яңгыр булыр.

Каз авызын шакылдатса, рашкы явар.

Каз башын канат астына тыкса, салкын була.

Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.

Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы сынамышлар