Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбендә "Язгы игелек атнасы"на багышланган яхшылык дәресләре узды

Иске Шәйморза урта мәктәбендә "Язгы игелек атнасы"на багышланган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар һәм сыйныф сәгатьләре үтте.

Мин дә үз чиратымда бу чарадан калышырга теләмәдем һәм үз сыйныфым белән (7 сыйныф) "Игелеклелек- күңел көзгесе" исеме астында дәрес үткәрдем. Дәресем шактый гына күләмле хикәя белән башланып китте. Хикәя ахырында игелеклелек сыйфатын ачып бирүче ярдәмче сүзләр һәм мәкальләр бирелгән иде. Укучылар бу хикәядән чыгып үзләре шушы дәреснең темасын билгеләделәр. Тема табылганнан соң укучылар өч төркем булып оештылар һәм һәрбер төркемгә төсле карандашлар бирелде. Алар дәреснең темасындагы игелеклелек сүзен төсле карандашлар белән аңлатып бирергә дигән шарт куелды, ягъни һәрбер төс үз чиратында нидер аңлата, ниндидер мәгънәгә ия булганын укучылар үзләре аңлатырга тиешләр иде. Шулай итеп, дәресебез уңай халәт алып, матур гына башланып, дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #"Язгы игелек атнасы"