Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ятмановларга командирдан Хат килде

Һәр ата- ана үз баласының намуслы, тырыш һәм Ватанга лаеклы шәхес булып үсүен тели. Улы яисә кызы шушы теләкне үтәгән очракта ата- ана өчен аннан да зур бәхет юктыр да инде.

-Улыбыз Михаил тәртипле бала булып үсте. Мәктәптән соң район үзәгендәге тармаклы технологияләр техникумында укып автомеханик һәм шофер белгечлекләре үзләштерде. Кыскасы, армия хезмәтенә киткәнче үзенә һөнәр алырга тырышты. Солдат булу өчен ныклы әзерлек күрде,- дип сөйли Село Уби авылында яшәүче Владимир Ятманов. Солдатның үрнәк хезмәт итүен дәлилләп хәрби часть штабы начальнигыннан килгән Рәхмәт хаты ата- ананың күңеленә икеләтә шатлык өстәде. "Сезнең улыгыз Михаил Ятманов Ленин орденлы Кызыл байраклы укчы бригадада машина йөртүче булып хезмәт итә. Безнең бригада данлыклы тарихи юл үткән. Совет- фин, Бөек Ватан сугышында һәм берничә кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән, Төньяк Кавказда бандитларга каршы кискен көрәшләрдә катнашкан. Хәзерге вакытта безнең бригаданы да үз составына алган берләшмә сугышчан әзерлекне план нигезендә үтәп бара. Мотоукчылар һәм танкистлар, артиллеристлар һәм зенитчылар, элемтәчеләр һәм саперлар үзләренең хәрби осталыкларын даими камилләштерәләр. Безгә, командирларга, сугышчан әзерлекнең нәтиҗәләре өчен генә түгел, бердәм һәм тату хәрби гаиләдә яшәүче һәр солдатның тормышы өчен дә зур җаваплылык йөкләнгән. Сугышчан әзерлек буенча үткәрелгән барлык өйрәнүләрдә дә Сезнең улыгыз Михаил Ятманов һәрчак югары нәтиҗәләр күрсәтә. Солдатлар арасында үзенең мөстәкыйльлелеге, җаваплылыгы, боерыкларны үзвакытында җиренә җиткереп үтәве белән үрнәк булып тора. Сугышчан дежур тору вакытларында югары һөнәри осталык күрсәтә. Шундый ул үстергәнегез өчен часть командованиесе Сезгә олы рәхмәтен белдерә һәм нык исәнлек теләп улыгызның киләчәктә дә шушылай Ватан алдындагы үзенең хәрби бурычын намус белән үтәр дигән ышаныч белдерә",- диелгән Галина Михайловна белән Владимир Николаевич Ятмановка килгән хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Команда КВН солдат