Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яратып яшәгез бу дөньяда!

14 нче февраль изге Валентин көне буларак билгеләп үтелә. Гәрчә әлеге бәйрәм татарларда теркәлмәсә дә, бу күркәм датаны "Изге Вәли" көне буларак инде ничәмә-ничә еллар билгеләп үтү гадәткә әйләнде.

Бәйрәм Европада - 13 нче гасырдан, ә Россиядә 1990 нчы еллар башыннан бирле үткәрелә. Изге Валентин, Изге Вәли көненең тарихы бик кызыклы икән. Моннан бик күп гасырлар элек Рим императоры Клавдий кешеләргә өйләнешүне тыя торган Указ чыгара. Ул: "Өйләнешү ир-атларны өйгә бәйләп куя, ә аларның төп шөгыле - шәп солдатлар булу", - дип исәпли. Яшь христиан рухание Валентин бу указга буйсынмый һәм яшерен генә гашыйкларны өйләнештерә. Клавдий моның бу эшен сизеп ала һәм кулга алырга боера. Төрмәдә Валентин күп җәфалар күрә, изге китаплары югала. Ул төрмә хуҗасы кызына хатлар яза. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булалар. Җәзалап үтерелү алдыннан Валентин сөйгән кызына соңгы хатын җибәрә. Шуннан башлап, ул көн кешеләр күңеленә Изге Валентин көне булып кереп кала.

Бәйрәм бигрәк тә яшьләр тарафыннан да яратып билгеләп үтелә. 14 февраль көнне гашыйк парлар бер-берсенә - йөрәк формасындагы төрледән-төрле открыткалар, уенчыклар, егетләр яраткан кызларына чәчәкләр бүләк итәләр. Италиядә бу көнне гашыйк парлар бер-берсенә баллы бүләкләр ясыйлар икән. Япониядә гашыйклар биек җиргә менеп, яраткан кешеләренә мәхәббәт сүзләрен кычкырып әйтәләр. Иң каты кычкырган кешегә бүләк бирелә.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, райондашлар! Күңелләрне җилкендерүче әлеге якты романтик бәйрәм белән сезне дә котлап, яратылып яшәвегезне теләп калабыз. Яратыгыз якыннарыгызны, әти-әниләрегезне, яратыгыз тормышны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәребез