Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ярамаган эш бер беленә ул...

Кеше шундый итеп яратылган ки-нәфесле ул. Тормышында чикләүләргә очраса, аларны үтү өчен әллә нинди юлларга да барырга мөмкин. Акча белән "сатып аламы", я булмаса башка юллар эзлиме, әмма үзенекен итмәкче... Шулай ук, "яктан" кергән мал да кызыктыра кешене. Кайберәүләрне, дип өстик. Һәрбер гамәл, законлымы, законсызмы-һәркемнең намус эше.

-Сәламәтлек саклау өлкәсендә, аерым алганда, Чүпрәле районы буенча ике хезмәткәр законга туры килмәгән юл белән акча казанганда тотылган иде. Аларның икесенә дә хөкем карары чыгарылды. Берсе табиблык эшен дәвам итә, икенчесе хезмәттән читләштерелде,-диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов, коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында.

Комиссия утырышын район башлыгы Александр Шадриков ачты һәм алып барды. Утырышта район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиулловның, районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Алмаз Тугушевның, "Туган як" газетасы баш редакторы Резидә Җамалтдинованың, хәрби комиссариатның Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Вил Нуруллинның чыгышлыры да тыңланды. Алар үз тармакларында коррупциягә каршы тору эшенең ничек куелганлыгы турында отчёт тоттылар. Һәм, бу проблеманың сәламәтлек саклау өлкәсендә кискен торуын истә тотып киләсе утырыш район үзәк хастаханәсендә һәм барлык медицина персоналы катнашында булачак дип килешенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы