Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Татарстанның халык артисты ИлСаф туган авылында куаклар утыртты

Тирә - якка хуш ис таратып, бар дөньяны акка төреп алмагачлар. Бар дөнья чәчәктә утыра. Табигатьнең иң матур, иң гүзәл мәле.

Без, Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, укучылар, табигатьнең шушы матурлыгы белән хозурланып кына калмыйча, аны саклау һәм яклау буенча төрле эшләр башкарабыз. Бу эшләрне башлап җибәрүдә мәктәп директоры Шамил Абдрахманов һәм биология укытучысы Сергей Никитиннар зур тырышлык куйдылар.

Тирә- якны яшелләндерү эшен алдагы еллардан ук башкарып килсәк тә, Экология елы кысаларында аны тагын да киңрәк җәелдереп җибәрергә булдык.

Иң элек, бакчабыз түренә нарат һәм пирамидаль тирәк үсентеләрен утыртып, үзебезнең питомнигыбызны булдырдык. Ул матур итеп үсеп китте, ләкин безнең хыялыбыз мәктәптә "Җиңүчеләр аллеясы" булдыру иде. Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов ярдәме белән 80 гә якын нарат үсентеләрен кайтарттык. Үткән язда утыртылган 75 нарат үсентесе дә безне сөендереп, яшелләнеп үсеп китте. Быел исә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, әтиләре, туганнары хөрмәтенә, шушы яшь үсентеләрне утыртуда авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп, катнашырга булдылар.

Изге эштә авылдашыбыз Татарстанның халык артисты ИлСаф, мәктәбебезнең даими иганәтчесе ,авылыбызның район советы депутаты Буа элеваторы генераль директоры Газинур Хакимов һәм Яңа Ишле җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов катнашты. Алар үзләренең бабалары хөрмәтенә пирамидаль тирәк утырттылар һәм киләчәктә даими рәвештә аны тәрбияләп үстерергә сүз бирделәр. Үз чиратында, алда утыртылганнарга өстәп, укучы һәм укытучылар белән берлектә, авыл халкы да үз исемнәре белән атап куак утырттылар. Шулай итеп, мәктәбебезнең иң матур урынында "Җиңүчеләр аллеясы" барлыкка килде. Бу агач- куакларыбыз сугышта һәлак булган авылдашларыбыз рухына салават әйтеп үсеп утырсыннар иде.Киләчәктә аллеябыз зураер, төз наратлар, яшел шәл ябынган тирәкләр һәркемне үзенә җәлеп итеп торыр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев