Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Кәкерле мәктәбендә инглиз теле укытучыларның семинар-киңәшмәсе узды

Мәктәптә Алена Петровна Исхакова җитәкчелегендә инглиз теле укытучыларның чираттагы семинар-киңәшмәләре булып үтте.

Тыгыз программа буенча әзерләнгән семинарда Иске Ишле, Иске Кәкерле, Хорновар-Шигали урта мәктәпләре һәм Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгышлар ясадылар һәм мастер-класслар күрсәттеләр.

Мәктәп тарихы, аның көнкүреше белән танышкач, киңәшмә үз эшен башлап җибәрде. Хуҗа буларак, Иван Владимирович, 7 нче сыйныфта "Яшүсмерләр проблемасы" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрде. Дәрескә тирән анализ ясалып, мөһим фикер-тәкъдимнәр әйтелде. Ә Хорновар-Шигали урта мәктәбе укытучысы Светлана Анатольевна Соловьева хезмәттәшләренә мастер-класс күрсәтте. Иске Ишле урта мәктәбе укытучысы Чулпан Рифкать кызы Замалтдинова тирән эчтәлекле доклад укыды. Фикер алышуда барлык укытучылар да катнашты. Ә Иске Кәкерле урта мәктәбе укытучысы Земфира Равил кызы Фатхуллина үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, хезмәттәшләренә яңа эш алымнарын җиткерде.

Реклама

Иртәнге тугызда башланган киңәшмә үз эшен бары 13 сәгать 30 минутта гына тәмамлады. Семинарда катнашучылар башкарылган эшләрдән канәгать булдылар. Йомгаклау өлешендә Алена Петровна чыгыш ясап, алда торган планнар һәм бурычлар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинаркиңәшмә