Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе Советлар Союзы Герое Зариф Алимов исемен йөртәчәк

Бөтендөнья халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бик зурлап,киң мәйданнарда үткәрде.Илебездә исә, бу бәйрәм, әлегә кадәр беркайчан да булмаганча үтте.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре өч еллык программа нигезендә алып барылды.Ә быелгысы елда башкарылган эшләребез исә бихисап. Бу эшләрдән мәктәп укучылары,укытучылар, китапханәчеләр,техник хезмәткәрләрнең берсе дә читтә калмады.
Мәктәбебездә еллар дәвамында алып барылган әзерлек эшләре,башкарылган эшләрнең йомгаклау нәтиҗәсе булган бәйрәм кичәсе, бөтен кешенең күңеленә хуш килерлек матур булды.
Бәйрәм тантанасы озак еллардан хыялланган зур хыялыбызның тормышка ашуыннан башланды.
8 нче май көнне мәктәпкә Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов исеме бирелү хакында язылган мәрмәр такта ачу белән башланып китте.

Тантанада сугыш һәм тыл ветераннары,килгән кунаклар һәм авылдашлар катнашты.Мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы,Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе , авылдашыбыз Иршат Заир улының чыгышлары беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйбыз.Ә инде Геройның туганы 85 яшьлек Заир абыйның бу тантанага быгышлап язылган шигыре күзләргә яшь китерде.
"Үлемсез полк "маршы һәйкәлләр яныннан узды.Һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Бәйрәмнең дәвамы булып " Җиңү кайтавазы мәңгелек "исеме астында театрлаштырылган тамаша күрсәтелде.Тамашаны татар теле укытучысы Гөлинә Фатых кызы Насибуллина әзерләде. Аңа 7нче сыйныф җитәкчесе Гөлинә Вилданова ярдәм итте.
Бәйрәм чәй өстәле янында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Советлар Союзы Герое Зариф Алимов