Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Кәкерле төп мәктәбе укучылары “IT –чемпион”нар

Республиканың белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "IT -чемпион" конкурсы дәвам итә. Конкурс җәмәгатьчелек арасында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге конкурсның даими катнашучылары дисәк тә, ялгыш булмас. Республика мәктәпләренең меңләгән укучылары белән шушы конкурста катнашып, биш укучыбыз җиңү яулады һәм үткән уку елында "Айпад"лар белән бүләкләнде.

Ярышның беренче этабында 9 нчы сыйныф укучысы Айваз Закиров 1 урынны яулады, конкурс гимнын язып, кыйммәтле бүләккә ия булды. Икенче этапта 5 сыйныфтан Ильяс Вильданов -I урынга, ә 9 нчы сыйныфтан Айваз Закиров исә III урынга лаек дип табылды. Конкурсның соңгы, йомгаклау этабында да укучыларыбыз актив катнашырлар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “IT –чемпион”