Яңа Кәкерледә ата-аналар район прокуроры белән очрашты
Теләсә кайсы вакытта бәйрәмнәр күңелсезлек белән дә тәмамланырга мөмкин.
Шуңа күрә барыбыздан да игътибарлылык, бер-беребезгә һәм балаларга карата җаваплылыкны арттыру сорала. Шуларны истә тотып,безнең мәктәптә ата-аналарның чираттан тыш гомуми җыелышы булып узды. Җыелыш бәйрәмнәр алдыннан балаларның иминлеген саклау һәм суицид афәтен булдырмау чаралары хакында иде.
Мәктәп белән танышу,ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшү максатыннан,эш графигы бик тыгыз булуына карамастан,бу җыелышта Чүпрәле муниципаль районы прокуроры Маликов Илдар Илгизәр улы да катнашты.Ул бүгенгесе көндә алда торган проблемалар, прокуратура эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтте. Илдар Илгизәр улы әти-әниләр биргән сорауларга тулы җаваплар бирде һәм кайбер юридик киңәшләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев