Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа елга әзерлек

2013 ел кара су Еланы билгесе астында узачак. Белүебезчә, елан- ул гади булмаган холыклы җан иясе, шуңа да, киләсе ел барлык яктан уңышлы булсын дисәгез, ялтыравык кабыклы еланга ярарга тырышыгыз, аңа ошаган әйберләргә өстенлек бирегез.

Өйне ничек бизәргә?

Яңа ел бизәлешендә еланның сурәтләре дә (стенадагы календарь, статуэтка, шардагы, салфеткадагы, ашъяулыктагы рәсемнәр рәвешендә), аңа охшашлы итеп ясалган әйберләр дә (елан сыман уралган серпантин тасмалары) булырга тиеш. Һәм, әлбәттә инде, чыршыга елның талисманын - кечкенә еланлы уенчык эләргә кирәк.

Яңа елны кем белән каршыларга?

Яңа ел- ул, барыннан да элек, гаилә бәйрәме, иң якын туганнар, иң яхшы дуслар бергә җыела торган көн. Бу якты, илаһи бәйрәмдә бөтен мәшәкатьләрне, тискәре-яман уй-фикерләрне бер читкә куеп, рәхәтләнеп күңел ачарга әзерләнегез. Тик шуны онытмагыз, Елан шау-шулы мәҗлес-табыннарны бик үк өнәп бетерми. Әгәр дә инде Яңа елны өйдән читтә каршыларга туры килсә, 2013 елның 10 февралендә һичшиксез, әти-әниләрегез янына барып, хәлләрен белешегез. Эш шунда, Кытай календаре буенча яңа ел нәкъ менә шушы көнне башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел