Яңа елда Чүпрәледә салютны кая атарга?
Яңа ел җитәргә дә бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Ә яңа ел ул, беләсез, матур утлар, ялтырвыклы бизәкләр, фейерверклар һ.б. Тик менә соңгысын саксыз кулланганда бәла-казага юлыгасыңны онытма.
Шуңа да республикада шәһәр һәм район хакимиятләренә фейерверкларны ату өчен махсус мәйданчыклар булдырырга кушылды. Салютны оешма-предприятиеләр һәм торак йортлар янәшәсендә атарга ярамый. Район үзәгендә исә пиротехника куллану өчен 2 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасыннан төньяктарак 200 метр ераклыктагы урын билгеләнде. Авыл җирлекләрендә дә махсус урыннар булдырырга кирәклеге һәм бу хәбәрне халыкка җиткерергә дигән карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев