Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа ел бәйрәмнәрендә кая барырга?

Быел Яңа ел яллары 8 көнгә сузылачак. 1-8 январь - ял көннәре. Ял көннәрен кайда һәм нишләп үткәреп бетергә дип баш ватучылар өчен кыскача күзәтү тәкъдим итәбез.

Район мәдәният йорты

Яңа ел көннәрендә район мәдәният йортында күп төрле чаралар үткәреләчәк.

29 декабрьдә район башлыгы чыршысы булачак. Анда актив, уку алдынгылары, физик мөмкинлекләре чикле һәм Убидагы "Җылы йорт" приютында тәрбияләнүче балалар катнашачак.

31 декабрьдә традицион "Бал-маскард" үзачак. Чарада елдагыча, райондагы оешма-предприятиеләрнең территорияләрен яңа елга бизәү конкурсына нәтиҗә ясалачак. Сәгать уклары 12не суккач, район мәдәният йорты каршында дискотека булачак.

Исегезгә төшерәбез, декабрь аеннан район мәдәният йортында кинозал эшли башлады. 2,3,4,5,7 январь көннәрендә кино сөючеләр игътибарына төрле жанрдагы фильмнар, балалар өчен мультфильмнар тәкъдим ителәчәк.

Кичләрен, шулай ук, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе артындагы кардан ясалган фигураларны карарга чыгарга да мөмкин.

Спорт чаралары

Ялларны файдалы йөзү белән үткәрергә теләүчеләр өчен "Акчарлак" йөзү бассейны үзенең ишекләрен 2 январьда ук ача.

3 январь көнне биредә 1999-2004 елларда туган мәктәп балалары арасында йөзү буенча ярышлар узачак.

4 январьда ярышлар оешма предприятие командалары арасында узачак.

4 январьда район үзәгендәге хоккей мәданчыгында "Алтын шайба" клубы призына хоккей буенча турнир үтәчәк.

Китапханәләр

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм балалар китапханәсе яңа ел бәйрәмнәрендә райондашларыбызны һәр көнне күрергә әзер. Алар эшләрен 1 январь көнне үк башлыйлар.

2 январьда 2-7 сыйныф укучылары өчен "Яңа ел атлый җир буйлап" дигән кызыклы уен уздырыла.

6 январьда христианнарның олы бәйрәмнәре Раштуага багышланган чаралар узачак.

8 январьда балалар бирегә килеп мультфильмнар карый алалар.

Район крайны өйрәнү музее

Район тарихы белән кызыксынучылар музейга 2 январьдан алып, барлык ял көннәрендә дә сәфәр кыла алалар.

Әлеге чаралардан тыш, 2014 елның беренче дөньяга килгән сабыен, беренче никахлашучы парларны тәбрикләү тантаналары узачак.

Яңа еллар күңелле үтсен дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бәйрәмнәре