Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Элмәле урта мәктәбе укучылары белгеч белән очрашты

Күптән түгел Яңа Элмәле урта мәктәбе укучылары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Гөлинә Юсупова белән очрашу үткәрделәр.

Очрашуда 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында Гөлинә Юсупова укучыларга кулланучыларның, ягъни сатып алучыларның хокуклары турында аңлатты. Ул, шулай ук, укучылар белән "Кулланучылар хокуклары турында"гы закон положениеләре кысаларында анкета үткәрде, товар сатып алу өлкәсендә тормышта еш очраучы проблемалы сорауларны аңлатты. Соңыннан укучылар арасында сорау-җавап үткәрелде. Әлеге сорауларның күпчелек өлеше сатып алынган товарларның төзексезлеге, саклану срогы узган булу, товарны сатып алганнан соң аның төзексез булуы ачыкланган очракта аны гарантия срогы үткәнче кире кайтару турында иде. Әйтергә кирәк, теге яки бу сораулар буенча фикер алышканда, укучылар үз хокуклары буенча төгәл җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан