Яңа Чокалының сәләтле Ләйләсе
Дистәләгән Диплом, Грамоталарын ксерокопия аша чыгарып торучы зифа буйлы яшь кенә кыз игътибарымны җәлеп итте. Сораштыра башлагач, аның Яңа Чокалы авылынннан булуы һәм Казанда үтәчәк Бөтенроссия конкурсына барырга җыенып йөрүе мәгълүм булды.
Җиденче сыйныфны тәмамлаган уку алдынгысы Ләйлә Яруллина башлангыч мәктәптә укый башлаган елларыннан ук төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнаша башлый. Мәктәп, район ярышларында күп мәртәбә җиңү яулый.
-Нинди фәнне бигрәк тә яратасың?,- дип соравыма да ул: "Барысын да тигез күрәм, шулай да татар әдәбияты күңелгә якынрак кебек. Үз телемдә шигырьләр дә язам әле мин,"- ди Ләйлә. Баксаң, аның белмәгән фәне, чит шөгыле юк та кебек. Әнә рәсем ясау буенча "Россия халыкларының гореф- гадәтләре" дигән тема буенча конкурста катнашып Диплом алган, "Мәктәптә белем бирүне үстерү институты" темасына язган эшләре дә югары билгегә лаек булган. "Татар баласы", "Кеше һәм табигать", "Компьютерлар. Информатика. Технология" конкурслары нәтиҗәсе буенча да аңа Мактау грамоталары бирелгән. Рус телендә язылган "Иң яхшы иншалар" олимпиадасында да приз яулаган. - Киләчәктә кем булырга уйлыйсың?,- дип кызыксынам аннан. - Минем Гөлчәчәк исемле апам журналистка да, укытучылыкка да укыды. Әмма соңгысын күберәк охшатты бугай, Казан мәктәпләренең берсендә мөгаллимә булып эшли. Мөгаен укытучы булырмын,- ди ул. Журналист булырга өндәвемә дә каршы килмәде Ләйлә. Редакциягә дә бит шундый талантлар кирәк. Киләчәк заман журналистикасы нәкъ аның кебек кадрларга кытлык кичерә, югыйсә. Әлегә бу мәсьәләне ачык калдырдык. Шулай да киләчәктә аның язмалары, шигырьләре район газетасы битләрендә урын алыр дигән ышаныч бар. Бәлки коллегабыз да былып куяр әле?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев