Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ялган “SMS”ларга ышанма!

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Республикасы территориясендә гомумҗинаять юнәлешендә мошенниклыкка хас 1452 эш теркәлде.

Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,2 процентка артыграк. Күргәнегезчә, халыкны "кәкре каен"га терәтеп кесә калынайтучылар артканнан арта бара. Җинаятьнең бу төре бигрәк тә Казан һәм Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдә күп күзәтелә. Шунысы игътибарга лаек, социаль юнәлештә мошенниклар тарафыннан кылынган 300 эшнең 267-се кәрәзле телефоннар куллануга бәйле. Җинаятьче кармагына эләгүнең сәбәбе бик гади, акча күчерүне сорап яисә таләп итеп килгән "SMS" хәбәргә халык һаман ышана, чыннан да якын кешем шундый вакыйгага юлыккан икән, тизрәк ярдәм күрсәтим, дип берни дә уйламый акчаны мошенник кесәсенә юнәлтергә ашыга. "Сез машина оттыгыз" дип килгән "SMS" хәбәрләргә ышанучылар да әлегә кимеми. Шатлыкларыннан акылларын җуеп тизрәк "SMS" та күрсәтелгән сумманы җинаятьчеләр счетына күчерергә тырышалар.

Кәрәзле телефон аша килгән хәбәрләргә ышанмагыз, андый очрак була калса, иң беренче якын кешеләрегез яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән киңәшегез, белә торып мошенник "ятьмәсенә" эләкмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон