Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ягулыкны да тикшереп торалар

Татарстанда автозаправкаларда мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча планлы эш алып барыла. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән үткәрелгән брифингта ТР ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе начальнигы Роберт Гилязиев хәбәр итте.

Татарстан Президенты боерыгы нигезендә 2012 елның 19 ноябреннән 19 декабрьгә кадәр республика территориясендә сатылучы мотор ягулыгын тикшерү буенча сыйфат айлыгы үткәрелгән. Айлык барышында 511 АЗСтан 1092 проба алынган (бу эшләп торучы барлык АЗСларның 74 проценты). Тикшерү нәтиҗәләре буенча 54 очракта (4,9 процент) халыкка һәм оешмаларга сатылучы ягулыкның ГОСТ таләпләренең аерым күрсәткечләренә җавап бирмәве ачыкланган. Шул исәптән, 10 очракта бензин, 44 очракта дизель ягулыгы пробалары ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән.

"ГОСТ таләпләренә җавап бирмәүнең иң күп очрагы ягулыкта күкерт-нең тиешледән артык күләмдә булуы. Әлеге җитешсезлек нәтиҗәсендә көчле салкыннарда дизель ягулыгының туңу очраклары да күзәтелде хәтта. Шулай да 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда реализацияләнүче мотор ягулыгының сыйфаты яхшыра бара. Мәсәлән, әгәр 2011 елда тикшерүләр вакытында алынган пробаларның 3,5 проценты нормаларга җавап бирмәсә, 2012 елда исә 3226 пробаның бары тик 3 процентында гына җитешсезлекләр ачыкланды",-диде Роберт Гилязиев бу уңайдан. Ә менә ягулыкта күкертнең микъдары күп булуы экологиягә, шул исәптән, кеше сәламәтлегенә дә зур зыян сала икән.

Роберт Гилязиев сүзләренчә, әлеге эш 2013 елда да планлы дәвам итәчәк. Әлеге проектка тиешле дәүләт заказы һәм финанс бүлеп бирү каралган. Бу өлкәдәге эшнең барышы исә Татарстан Президенты контролендә торачак.

Татарстан буенча барлыгы 994 АЗС исәпләнә. Аларның 158е ОАО "Татнефть", 137се "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе, 25е "Лукойл" карамагында. Республикада, шулай ук, 35 нефтебаза бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ягулык