Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Вымпел” турында

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе муниципаль белем бирү учреждениесенең төп эшчәнлеге укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә, аларның физиологик, психологик һәм интеллектуаль үзенчәлекләрен үстерүгә юнәлтелгән. Моңа, әлбәттә, укучыларның шәхес-ориентация системасын булдыру, һәр укучыны акыл, әхлак һәм физик яктан үстерү юлы аша ирешелә.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау отряды турындагы Положение һәм мәктәп буенча боерык нигезендә 2008 елдан "Вымпел" хокук бозуларны профилактикалау отряды эшли башлаган иде. Профилактикалау отрядына тәртип, уку, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итүгә һәрвакыт әзер булган, принципиаль һәм ялганлауга сәләтсез 9-10 сыйныф укучылары ирекле нигездә кабул ителә. Отрядның девизы: "Эштә дә һәм сүздә дә бердәм! Дуслык һәм иптәшлек. Вөҗдан һәм намус". "Вымпел" отряды төрле чараларда, конкурсларда да актив катнаша һәм, әлбәттә инде, приз-лы урыннар да яулый. 2009-2010, 2010-2011 уку елларында "Призывник көне"ндә, район мәктәпләре арасында үткәрелгән хокук бозуларны профилактикалау отрядлары конкурсында актив катнашып I урыннарны яулады. 2011-2012 уку елында исә "Призывник көне"ндә - I, "Җиңү" республика хәрби-спорт уенында II урынны яулауга иреште.

Укучылар, шулай ук, Хәтер вахтасында, 14 февраль көнне сугышчы-интернационалистларга багышланган монумент янындагы митингта, 9 май, 14 февраль һәм 22 июнь көннәрендә Почет караулында торуда, "Призывниклар көне" үткәрүдә, "Кайгырту" операцияләрендә актив катнашалар. Өлкән сыйныф укучыларыннан төзелгән профилактика отряды район мәктәпләре арасында иң яхшылардан санала. "Вымпел" отряды әгъзалары һәм милиция профильле сыйныфы укучылары спорт һәм яшьләр эшләре, сәламәтлек, социаль яклау, мәдәният, мәшгульлек үзәге һәм район эчке эшләр бүлеге кебек төрле учреждениеләр арасында бәйләүче звено булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, ТР прокуроры Кафил Әмиров күптән түгел укучылар белән очраштылар. Очрашу барышында кунаклар милиция профильле сыйныфы укучылары һәм "Вымпел" профилактикалау отряды әгъзалары белән әңгәмә үткәрделәр.

"Вымпел" хокук бозуларны профилактикалау отрядының эшчәнлеген мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Румия Әхмәтова һәм укытучы-оештыручы Юрий Фәизов җитәкчелегендәге профилактика советы координацияли.

2009 елдан башлап 1 номерлы мәктәпнең бер генә укучысы да ИДН, КДНда исәптә тормый.

Җәйге чорда район мәшгульлек үзәге белән берлектә балаларны җәйге вакытка хезмәт белән тәэмин итү турында килешү төзелә. Исемлеккә, беренче чиратта, имин булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар кертелә. 2011 елның җәендә 9-10 сыйныфларда белем алучы 45 укучы эшкә урнаштырылды. Җәйге чорда әлеге мәктәп укучылары тарафыннан бер генә дә тәртип, хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Мондый күрсәткечләргә, әлбәттә, "Вымпел" хокук бозуларны профилактикалау отрядының ПДН инспекторы Л.Хәлиуллова белән бердәм, аңлашып эшләүләре нәтиҗәсендә дә ирешелә. Отряд әгъзалары яшүсмерләрне тәрбияләүдә, өлкән яшьтәге ветераннарга тимурчылык отрядлары һәм волонтерлар белән берлектә ярдәм күрсәтүдә төп ярдәмчеләр булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф