Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ветераннар барысын да белергә тели

Шушы көннәрдә ветераннарның район советы президиумы үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибенә куелган кайбер мәсьәләләргә тулырак ачыклык кертү максатыннан утырышка Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә Юсупова чакырылган иде.

Хәзерге өлкәннәребез заманча фикерли беләләр, җәмгыятьтән артта калмас өчен газета-журналлар укучы һәм радио-телевизор аша иң күп мәгълүмат алучылар да алар. Кулланучылар хокуклары белән якыннан танышу өчен утырышның көн тәртибенә әлеге мәсьәләне кую да тикмәгә түгел.

-Мондый чакыруга мин бик теләп киләм, чөнки һәр кеше җәмгыятьтә үз хокукын белергә тиеш,-ди Гөлинә Хамисовна. Шуңа да ул үз чыгышын товар сатып алганда сыйфатка аеруча игътибар итәргә кирәклеген искәртте.

-Мәсәлән, сез сатып алган товарның кимчелекле икәнлеген күрдегез, бу очракта сез ни эшләр идегез?,- дигән сорау күтәрде ул. Аннан соң кулланучылар хокукын яклау турындагы 2007 елның 25 октябрендә гамәлгә кергән ФЗ-234 номерлы Федераль законга нигезләнеп аңлатма да бирде.

Сүз уңаенда шуны да искәртик, агымдагы елның 15 октябреннән 15 ноябренә кадәр Бөтенроссия сыйфат айлыгы бара. Әлеге акция 2001 елда Россия Дәүләт стандарты инициативасы белән расланган иде. Хәзерге вакытта Бөтенроссия сыйфат оешмасы составында 82 региональ һәм җирле бүлекчә бар. Япониядә мондый милли сыйфат айлыклары 1959 елдан бирле үткәрелә. 1978 елда-Кытай, ХХ гасырның 80нче еллар башында АКШ һәм Канадада андый айлыклар үткәрү гамәлгә керде.

- Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергән шартларында предприятиеләрнең уңышлы эшләвен стимуллаштыру, конкурентлык сәләте һәм сыйфат проблемаларын хәл итү, җитештерелгән продукциянең сыйфатын дөньяви державалар статусы таләпләренә туры килерлек дәрәҗәгә җиткерү өчен мондый айлыклар үткәрү бик мөһим,-ди Гөлинә Хамисовна. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча 15 ноябрьдә, регион Форумнары кысаларында зур утырыш уздыру да планлаштырыла икән. Президиум киңәшмәсендә ветераннарны борчыган сораулар да күп булды. Соңыннан аларга кулланучылар хокукларын яклау буенча өчәр сорау кертелгән билетлар да таратылды. Ветераннар аларның һәркайсына үзләре белгәнчә җавап бирергә тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар