Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ветеран китапханәчеләр очрашты

Китапханә системасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз: Яңа Чүпрәле авылыннан Р.Идиятуллина, Иске Шәйморза авылыннан М.Җамалеева, Ф. Гумерова, Матак авылыннан А.Садовникова, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан З.Кузнецова, Иске Элмәледән В.Еливанова, Иске Чокалыдан Н.Сәлахова, Татар Бизнәсеннән М.Хөснетдинова кунакка чакырылды.

"Җирлекара китапханәләр" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Гөлфия Яфизова бәйрәм-кичәне ачып, ветеран-китапханәчеләрне кайнар котлады һәм аларның һәркайсына исәнлек белән гомер кичерүләрен теләде.

Шунысы куанычлы, безнең ветераннарыбыз тик тормыйлар, балаларына, оныкларына ярдәм итеп яшиләр. Ветераннар тарафыннан әзерләнгән күргәзмә дә моңа бер дәлил булып тора. Күргәзмәдә В.Еливанова тарафыннан үстерелгән зур кабак та, Н.Салахова тарафыннан бәйләнгән тапочкалар, М.Хөснетдинова бәйләгән сумка да, Ф.Гумерова тәмле итеп пешергән чәк-чәк тә урын алган иде.

Бәйрәмебез чәй өстәле артында да дәвам итте. Ветераннарыбыз биредә дә үзләренең үткәндәге хатирәләре белән уртаклаштылар, җанлы әңгәмә кордылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Шланга филиалы китапханәчесе Ф.Сагдеева, Татар Шатрашаны филиалы китапханәчесе А.Садыйкова, балалар китапханәсе китапханәчесе З.Ахмеева башкарган җырлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Түбән Чәке филиалы мөдире В.Токмаков ветераннарны хөрмәтләп, баянда үзе уйнап, җырлап та бирде.

Очрашуда хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире З.Кәримова ветераннар хөрмәтенә китапханәләрдәге төрле клублар буенча әзерләнгән презентациясен тәкъдим итте. Кунаклар өчен бу яңалык иде. Алар китапханәләрнең роле һәм функцияләре киңәюгә куануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев