Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ветеран каберенә чәчәкләр куйдылар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә элек елларда коллективта эшләгән сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар, аларга хөрмәт йөзеннән ихтирам күрсәттеләр.

-Безнең коллектив сугыш ветераны Николай Большаков белән урынлы горурлана. Арабыздан киткәненә шактый еллар узса да, аны бик еш искә алабыз. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та алты ел хәрби хезмәттә була. Аннан соң Алабугадагы милиция мәктәбен тәмамлый. Озак еллар БХСС инспекторы вазифасын башкара, дәүләт бүләкләренә лаек була. 2010 елның 7 маенда 83нче яшьтә арабыздан китте. Без аны һәрчак ачык күңелле, ярдәмчел һәм үз эшенең чын остасы итеп хәтерлибез,- дип сөйли милиция ветераны, бүлек ветераннар советы җитәкчесе Фарис Шакиров. Җиңү бәйрәме көннәрендә бүлек начальнигы Марат Сибагатов, аның урынбасары Фәрит Камусин һәм ветераннар советы рәисе Фарис Шакиров сугышы ветеранының каберенә венок куйдылар, чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел