Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Вакытлыча таныклык күпме гамәлдә була ала?

" Ак Барс" иминиятләштерү компаниясенә медицина полисы рәсмиләштерүләрен сорап баргач, миңа вакытлыча таныклык бирделәр. Бердәм үрнәктәге полис әзер булганчы файдаланыгыз, диделәр. Миңа озак вакытка командировкага китәргә туры килде. Монда бердәм полис алу мөмкинлегем юк. Мин вакытлыча полис белән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә аламмы?

Әлеге сорауга ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының Буа районы буенча филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә:

-Вакытлыча таныклык гражданның полислар бирү пунктында шәхси гаризасы нигезендә бирелә. Ул шул көннән башлап, 30 көн гамәлдә була. Әлеге срок узгач, бердәм үрнәктәге ОМС полисын тәгаен алырга кирәк. Чөнки вакытлыча таныклыкның гамәлдә булу срогы узгач, ул полис алырга өлгермәсә, медицина оешмасы әлеге гражданга планлы рәвештәге медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга да хокуклы. Тулырак мәгълүматны 8-800-200-51-51 бердәм контакт үзәге телефоны буенча да алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вакытлыча таныклык