Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Чүпрәле ПМК Мелиорация” җәмгыятенең түләнмәгән хезмәт хакы 154 мең сумга җиткән

Кешеләрнең хезмәт хокукларын саклау- прокуратураның мөһим бурычларыннан берсе. Без бу проблемага бик нык игътибар бирәбез. Оешмаларда, предприятиеләрдә даими төстә планлы тикшерүләр үткәрелә.

Хезмәт хакын һәм отпуска акчасын үзвакытында бирмәү, шул исәптән кеше азат ителгәндә исәп- хисап ясамау, эш хакын хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк исәпләү, вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек һәм бала карау буенча пособиеләрне түләмәү, хезмәт килешүләре төземәү эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт закончалыгын бозуның аеруча еш очрый торганнарыннан санала. Шуны искәртим, хезмәт хакын түләүне тоткарлаган өчен эш бирүчегә РФ Хезмәт кодексы буенча матди җаваплылык йөкләнә. Хезмәт хакы, отпуск өчен түләү (отпуск башланганчы өч көн алдан), эштән азат ителгәндә түләү һәм хезмәткәргә тиешле бүтән түләүләр билгеләнгән очракта үтәлми икән, эш бирүче аларны процентларда (акчалата компенсация) белән түләргә тиеш. Ә процентларның суммасы РФ Үзәк банкының бу вакытта гамәлдә булган рефинанслау ставкасының ким дигәндә өч йөздән бер күләмендә, түләү билгеләнгән сроктан соңгы көннән башлап исәп- хисап көненә кадәр, хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен исәпләнә. Хезмәт хакын түләүнең тоткарлануында эш бирүченең гаебе булу- булмауга карамастан, ул әлеге акчалата компенсацияне түләргә мәҗбүр. Җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле ПМК Мелиорация" җәмгыяте коллективы, мәсәлән, нәкъ шушы мәсьәлә буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Әлеге җәмгыятьтә түләнмичә килгән хезмәт хаклары, отпуск һәм эштән азат ителүчеләргә исәп- хисап акчалары 154 мең сумга җиткән. Әлбәттә, җәмгыять җитәкчесе Фагиль Яфизов административ җаваплылыкка тартылды һәм бер ел срокка дисквалификацияләнде. Хезмәт хакларын түләмәү очраклары турында район прокуратурасына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокуратура материаллары