Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Туган як" ка язылырга онытмагыз!

Соңгы вакытларда июнь һәм декабрь ае соңын без, редакция хезмәткәрләре, бер шөбһәләнү белән күзәтәбез. Безнең өчен бу айлар-газетабызга киләсе яртыеллыкларга язылуны төгәлләүче айлар. Менә әле дә сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык.

"Туган як"ка язылу вакыты төгәлләнеп килә, элек елларда 4000ләп булучы язылучыларның саны әлегә 3000гә дә тулмаган. Моңа иң беренче сәбәп булып акча җәллеге торганын да аңлыйбыз. Тик 444 сумны алты айга бер генә бирәсе бит инде. Бер җәлләмәсәң алты ай буена атнага ике тапкыр "Туган як" өеңә киләчәк. Башка газеталардан аермалыгы да бар әле аның-ул үз районың, аның кешеләре турында, димәк, үзебезнең-җирле тормышыбыз турында яза. Башка бер мәгълүмат чарасы да сиңа таныш кешеләр, сиңа якын проблемалар турында моның кадәрле күләмле итеп сөйләми. "Туган як"тан исеме редакциягә генә билгеле кеше язмасын укысаң да, шунда ук аның кем икәнлеген беләсеңдер, чөнки ул сине борчыган, синең авылыңа хас булган проблеманы күтәрә. Без ялган сөйләмибез, кеше гайбәтенә кермибез -тирә-юнебездә ниләр бар бары тик шул турыда язабыз. Шуңа да акча җәлләмәсәгез, оттырмассыз, дип уйлыйбыз.

Бер урында таптануны да сөймибез, тик тә тормыйбыз. Интернетта сәхифәбез барлыгын инде беләсез. www.chuprale-online.ru да Чүпрәле хәбәрләре электрон вариантта басыла. Әйтергә кирәк, интертеттагы бу битебез күпләргә ошый. Аңа бик күп райондашларыбыз, якташларыбыз ияләште. Кул астында компьютеры булган кешеләр иң беренче чиратта, әлеге газетаны ачып укыйбыз, аннан соң гына башка интернет чыганакларга күчәбез, диләр. Читтә яшәүче якташларыбыз белән элемтә урнаштыруның да бик әйбәт юлы булды бу.

Хәзер безне Америкада да укый алалар.

Тагын бераз киләчәккә планнарыбыз белән дә уртаклашасыбыз килә. Яңа елдан сайтыбызда якыннарыгызны, туганнарыгызны котлый алачаксыз. Аны шулай ук читтә яшәгән балаларыгыз, туганнарыгыз да күрә алачак. Шулай ук, кайда нәрсә сатылганын, нинди акцияләр үтәчәген дә сайттан белеп булачак. Дөрес, без боларның барысы хакында да газета аша да хәбәр итеп торабыз. Электрон версиябез исә көнгә әллә ничә тапкыр яңартыла һәм анда урын да чикләнмәгән-уңайлыгы шул.

Проектларыбыз, планнарыбыз бар, әлбәттә. Әмма, бергә калыйк! Газетаның яраткан укучысы булмаса-ул беркем түгел. Без исә сезнең яратуыгызга һәм туган ягыбызда "Туган як" белән бергәләп яшәячәгезгә өметләнәбез.

Сезгә мөрәҗәгатемне "Җан җылысы белән җылыт, диярсең бер..." дип атавым да юкка түгел. Күреп торасыз, заманалар үзгәрә. Кеше аңындагы элеккеге төшенчәләр урынына да инде яңалары килә. Киләчәк гасырда ниләр буласын беркем дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас. Шуңа да барның кадерен бүген белик, безгә бирелгән мөмкинлектән файдаланыйк, диясем килә. Күп вакыт, чынлыкта да, кадерле бер нәрсәбезне югалткач кына, аның тормышыбызда никадәрле мөһим урын тотканлыгын аңлыйбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газетага язылу