Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы урта мәктәбендә туган тел көне бәйрәм ителде

21 февраль - Халыкара Туган тел көне. 2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән бу көнне "Халыкара туган тел көне" итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәтелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар -киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.

Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 21 февраль көнне туган тел көне бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмнең беренче өлешендә алар туган тел көнен билгеләп үтү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук, 1992 елның 8 июлендә Татар теленең икенче дәүләт теле буларак игълан ителүе турында да әйтелде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар бөек татар шагыйрьләренең туган телебезгә багышланган шигырьләрен укыдылар, тамашачылар белән мавыктыргыч викториналар уздырдылар. Т.Гыйззәтнең "Чаткылар" драмасыннан өзек күрсәттеләр.

Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә укучылар, укытучылар белән бергәләп, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар.

Безнең телебез- матур, күркәм тел. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең киләчәк буынның төп бурычы- телебезне саклау. Тел өчен көрәш-милләт өчен көрәш ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 21 февральХалыкара Туган тел көне