Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Түбән Чәке урта мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм“ акциясе узды

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе - һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган популяр акция. Акциянең төп максаты - халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.

Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә әлеге чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнашалар. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уздырылды.

"Иң оста тәрҗемәче" бәйгесендә Катмакова К., Хохлова Н., Вирьялова А. һәм Мердюкова Д. "Иң оста тәрҗемәче" исеменә лаек булдылар. Ә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Фронтовикларга оныклардан хат" дигән иҗади бәйгедә, Арсентьева А., Токмакова М., Токмакова Д., Хохлова О., Волкова Р., Кадушкин С., Вирьялова А. хатлары мәктәбебезнең күргәзмәләр почмагында урын алды.

3 нче сыйныфның чуваш төркемендә татар теленнән "Мин татарча сөйләшәм!" дигән интелектуаль уен-дәрес күрсәтелде. 6 нчы сыйныф укучысы Айдар Төхфәтуллов исә йорт кошларын һәм хайваннарын да әлеге акциягә катнаштыру ниятеннән сөйләшергә өйрәтеп карады.

Чуваш төркеме укучылары мәктәптә, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр кордылар. "Син татарча сөйләшәсеңме?" исеме астында аралашу, сораштырулар уздырдылар. Һәр әңгәмәдәшкә "Мин татарча сөйләшәм" логотибы һәм "Минем татарча беренче 150 сүзем" дигән сүзлек - буклетлар тапшырылды, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә "Мин татарча сөйләшәм" логотибы төшкән түштамгалар таратылды. Нәтиҗәдә, авыл халкы да, укучылар да татар теленә битараф булмаулары һәм мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм