Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Түбән Чәке урта мәктәбен быел алты укучы тәмамлады

Түбән Чәке урта мәктәбендә Чыгарылыш сыйныф укучылары, үзләре уздырган конкурс нәтиҗәләре буенча, укытучыларын төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Мөгаллимнәрнең һәрберсе "иң гадел", "иң принципиаль", "мөлаем", "олы йөрәкле" кебек сыйфатлары буенча укучыларның Рәхмәт Хатларына лаек булды.

Мәктәпнең 124 укучысыннан 6сы олы тормыш киңлекләренә юл алды. Ә иң шатландырганы-район үзәгеннән читтәрәк урнашкан авыл мәктәбе укучыларының физика, инглиз теле кебек катлаулы фәннәрне өстәмә имтихан буларак сайлавы. Максатлары-югары уку йортларында уку.

Айсылу Шиһабетдинова, мәктәп директоры:

-Моңсу да, шатлыклы да көн инде бу "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 30 елдан артык педагоглык стажым булса да, укучыларыбызны чыгарганда, беренче тапкырдай, дулкынланам. Бәлкем бу шулай булырга тиешледер дә. Чөнки хезмәтебез-яшәү рәвешенә әйләнгән.

Укучыларыма исә, уңышлар, иң беренче чиратта, бердәм дәүләт имтиханнарында сынатмауларын телим.

Елена Кузнецова, чыгарылыш сыйныф җитәкчесе:

-Җитәкчелек иткән сыйныфыңдагы балалар, үз балаларыңдай, якын була. Аларның борчу-мәшәкатьләре белән янасың-көясең. Имтиханнарын тапшырып, балларының билгеле булганын түземсезлек белән көтәсең. Киләчәк тормышларын да күзәтеп, хәлләрен белешеп торасың.

Бу сыйныфта да без тату, бер гаилә әгъзаларыдай яшәдек. Түбән Чәке җирлеге берничә авылны берләштергәнлектән, сыйныфыбызда татар, чуваш балалары укыды. Тиешле белем, тормышта үз урыннарын таба алырлык тәрбия бирә алдык дип саныйм. Калганы инде үзләреннән тора, уңышлар һәм бәхет юлдаш булсын!

Вилсур Алимбеков:

-Бик дулкынланам. Беренче кызым мәктәпне тәмамларлык булып җитеште. Укытучыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Баланың шәхес буларак формалашуы өчен алар күп көч куя.

Бу диварлар минем өчен бик таныш, әлбәттә. Үзем дә шушы мәктәпне тәмамлаган кешемен. Шөкер, югалмадык, тормышта үз урыныбызны таптык. Билгеле инде, күңелләрдә укытучыларга карата хөрмәт яши. Бәйрәмне исә, бик күңелле итеп оештырганнар. Укучылар санының да аз түгеллеге күренә. Бу безне дә сөендерә, әлбәттә. Авыл яши, димәк.

...Мәктәпнең шау-гөр килүенә, ясалмалылык юклыгына, коллективның татулыгына, бәйрәмгә авыл кешесенең күпләп килүенә мин дә сөенеп кайттым. Чыгарылыш сыйныф укучыларының да, абый-апаларына юл теләкләрен белдерүче нәниләрнең дә самими йөзләре хәтергә янәдән килеп, күп тапкырлар елмаерга мәҗбүр итте. Әйе, һәрберебез бу мизгелләрне кичергәнбез. Мәктәпләр башлап безне, аннан соң балаларыбызны шулай озатып калган. Һәрбер кешегә: балага, олыга, укучыга, укытучыга бәхет телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау