Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Толстой укуларынан Чүпрәле укучылары Дипломнар белән кайтты

17 апрельдә Казан шәһәрендә Толстой укулары үтте. Укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге XIII республика конференциясендә безнең районнан да мәктәпләрдә Толстой укулары буенча үткән чараларда җиңү яулаган укучылар катнашты. Конференция үз эшен секцияләргә бүленеп алып барды.

Конференциядә үз эшләре белән уңышлы чыгыш ясаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данил Шадриков (җитәкчесе Гөлҗиан Миннебаева)- I дәрәҗәле Диплом, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Диана Арсентьева (җитәкчесе Людмила Сироткина)- II дәрәҗәле Диплом, Иске Кәкерле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Иматдинова (җитәкчесе Фидания Айзәтова) III дәрәҗәле Диплом яуладылар. Конференциядә чыгыш ясаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Виктория Одинцова (җитәкчесе Гөлҗиан Миннебаева) сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диплом Толстой укулары