Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Тиз һәм уңайлы

Росреестр порталы аша (www.rosreestr.ru) кадастр палатасы белән эш итү тиз һәм уңайлы икәнлеген әйтеп үткән идек инде. Кадастр исәбенә тапшырылган гаризаларның яртысыннан артыгы электрон рәвештә килә (моның өчен җир хуҗасы алар белән хезмәт килешүе төзи).

Хәзер исә электрон рәвештә без җир участокларын кадастр исәбенә куя һәм кадастрда булган объектларга да үзгәреш кертә алабыз. Бу очракта кадастр инженеры һәм гариза бирүче түбәндәге схема буенча эш итәргә тиеш. Иң элек җир участогы хуҗасы кадастр инженерына мөрәҗәгать итә. Аннан кадастр инженеры электрон формадагы ызан планы әзерли һәм портал аша кирәкле документларның күчермәсе белән кадастр мәгълүматларын үзгәртү өчен гариза җибәрә. Шуннан соң җир участогының хуҗасы, портал аша кадастр инженеры җибәргән гариза номерын күрсәтеп, кадастр мәгълүматларын үзгәртергә гариза һәм участокка вәкаләтләрен раслаучы документ тапшыра. Гариза бирүче кадастр палатасына никадәр тиз арада мөрәҗәгать итсә, гариза да шул рәвешле тизрәк карала. Кирәкле документлар кадастр палатасына үзвакытында тапшырылмаса, 221 нче Федераль законның 27 маддәсендәге 2 бүлек нигезендә кадастр теркәве кире кагыла.

Әлеге схема буенча эш итү хезмәт күрсәтү вакытын 3-4 тапкырга киметә (20 көн урынына 7 көн). Моннан тыш, кадастр инженеры портал аша документлар юллаганда махсус программа нигезендә электрон ызан планын әзерли, ә бу исә хаталар ясауга юл куймый.

Әлбәттә, гражданнар документларын элеккегечә үк үзләре дә тапшыра ала. Әмма заманча ысуллар ике як өчен дә уңайлыклар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге