Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Тыл ветераны Рауза Кәшаф кызы Фатхуллова белән очрашу

20 апрель көнне Бөтенроссия ирекле акциясе "Язгы игелек атнасы" кысаларында Зур Чынлы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераны Фатхуллова Рауза Кәшаф кызы белән очрашуга бардылар. Рауза Кәшаф кызына хәзергесе вакытта 88 яшь. Ул кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Ире Равил белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, тормыш иптәше инде вафат. Барлык...

Шатлыклар кайгылар белән аралашып бара бу дөньяда. Ананың 34 яшендә кызы үлеп китә һәм аның ике кечкенә баласын тәрбияләү дә, тормыш дигән олы юлга озату да аңа кала.

Рауза ханым сугыш башланганда 12 яшендә була. Яшь булуына карамастан сугышның авырлыкларын да үз җилкәсендә татып карарга туры килә. Колхозның барлык эшләрендә дә эшли.

Ире Равил белән "Рәйхан" фольклор коллективы белән Казан шәһәренә хәтле барып чыгыш ясап дипломант исеме алып кайталар.

Хәзергесе вакытта балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә, аларның яратуын тоеп яши, биш вакыт намазын укый, балаларына изгелек теләп догалар укый.

Изгелекләр кылып яшәү атнага түгел, ә гомергә сузылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ДобрыйТатарстан#МэрхэмэтлеТатарстан#ДрожжановскийРайон#БольшаяЦильна