Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Телләр белгән-илләр гизгән

Безнең мәктәп укучылары үз туган телләреннән башка өч тел өйрәнә. Шул телләрнең берсе татар телен дәүләт теле буларак теләп өйрәнүләре аеруча сөендерә.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында безнең мәктәптә барлык сыйныфларда уен-ярышларда,музыкаль кичәләрдә,әкиятләрне сәхнәләштерүдә актив катнашты һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. 11нче сыйныф укучылары " Аулак өй " күренешен сәхнәләштереп татар халкының милли йолалары,уеннары белән таныштырса, 7 нче сыйныф укучылары 8-март бәйрәменә әниләренә үзләренең татарча җырларын,биюләрен бүләк иттеләр. 8-10 нчы сыйныфлар Кыш бабай белән Яз кызы -Нәүрүзбикәнең урыннарын алышуны кызыклы,мавыктыргыч чара итеп күрсәттеләр,тамашачыларга "Карга боткасы" тәкдим иттеләр. Әлбәттә безнең башлангыч сыйныф укучыларыда читтә калмады "Русча да яхшы бел,татарча да яхшы бел" викторина сорауларына бик төгәл җаваплар бирделәр .Тәнәфесләрдә милли уеннар,җыр-бию,уен-ярышлар бик күңелле үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм