Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентларны кабул итү бүлмәсенә телефон аша язылырга мөмкин

Хөрмәтле чүпрәлеләр һәм пенсия фонды клиентлары!

Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентларны кабул итү бүлмәсенә гаризаларыгыз, сорауларыгыз, банклар өчен төрле белешмәләр, я булмаса төрле үтенечләрегез булса, алдан ук телефон аша языла аласыз һәм билгеләгән көндә сезне биредә кабул итәчәкләр. Шулай итеп, чиратларда озак вакытлар көтеп тору мәшәкатеннән дә котылачаксыз. Моның очен бары тик 074 туры элемтә номерына, я булмаса 2-26-47 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Пенсия фонды хезмәткәрләре гозерегезне тыңлаганнан соң, сезгә уңайлы булган көнгә, уңайлы вакытны билгелиләр. Билгеләнгән вакытта килә алмаган очракта яңадан шалтыратып башка вакытка да күчерергә дә мөмкин.

Райондагы Пенсия фонды хезмәткәрләре тарафыннан һәр көнне уртача 42-45 кешене кабул ителә. Аларның күбесе бигрәк тә авылларда яшәүче клиентлар көннең беренче яртысында килергә тырыша. Ә көннең икенче яртысында чиратлар кими, я бөтенләй булмый. Әлеге уңайдан Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында яшәүче пенсионерларга мөрәҗәгать итеп, әгәр Сезнең Пенсия фондына сорауларыгыз, төрле гозерләрегез булса (телефон аша язылмаган очракта) көннен икенче яртысында килүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды клиентларны кабул итү телефон аша язылу