Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Техник карауда яңалык

"Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы төзәтмәләр үз көченә керде. Дәүләт Думасы депутатлары 13 июльдә үк кабул иткән үзгәрешләр автомототранспортка техник карау үткәрүгә бәйле. -Хәзер техник карау талоны урынына транспорт чарасының диагностика картасын алырга туры киләчәк. Аны аккредитацияләнгән техник карау оештыру операторы бирәчәк. Бу карта иминиятләштерү полисын алу...

"Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы төзәтмәләр үз көченә керде. Дәүләт Думасы депутатлары 13 июльдә үк кабул иткән үзгәрешләр автомототранспортка техник карау үткәрүгә бәйле.

-Хәзер техник карау талоны урынына транспорт чарасының диагностика картасын алырга туры киләчәк. Аны аккредитацияләнгән техник карау оештыру операторы бирәчәк. Бу карта иминиятләштерү полисын алу өчен нигез булып торачак. Диагностика картасы транспорт чарасының хәвефсезлек таләпләренә тәңгәл килүе турындагы мәгълүматны үз эченә ала. Карта язма төрдә ике данәдә төзелә, аның берсе транспорт хуҗасына тапшырыла, икенчесе техник карау үткәрү операторында өч ел дәвамында саклана. Шулай ук аның электрон төре дә әзерләнә, ул бердәм автоматлаштырылган техник карау мәгълүмат системасында биш ел саклана. Техник карауны дилер үзәкләре үткәрә алачак,- ди автоинспекциянең өлкән инспекторы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев