Татар Шатрашаны авылы китапханәсендә кичә узды
«Балалар китабы атналыгы» кысаларында Татар Шатрашаны авылы китапханәсендә яшь китап укучылар белән төрле чаралар үтә.
26- мартта китапханәдә "Китап - киңәшчең синең" дип исемләнгән кичә булып узды. Китап укучы балалар"Китап - киңәшчең синең" дип исемләнгән әңгәмәдә катнашты, Г.Тукай, Ш.Маннур, Ш. Хасанов, Ш. Бабич. Зәкия Туфайлова, Р. Миңнуллинның китап турындагы шигырьләрен сөйләделәр. Р. Корбан иҗатына багышланган презентация карадылар. Кичә ахырында балаларга китапларны саклау, ярату турында үгет- нәсыйхәтләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев