Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Казанда дүртенче тапкыр татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыены узачак

20-22 мартта Казанда дүртенче тапкыр татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, җыенда татар авылларын саклау һәм үстерү мөмкинлекләре, авыл җирлегендә агротуризм проектларын тормышка ашыру кебек мәсьәләләр күтәреләчәк, уңышлы мисаллар барланачак.

Татар авыллары эшкуарларының чираттагы җыенына Казанга Россиянең 30лап төбәгеннән 500 кеше чакырулы. Иң зур 20-70 кешелек делегацияләр Түбән Новгород, Мордовия, Башкортстан, Оренбур, Пермь, Пенза, Самар, Ульяновск, Чувашстан һәм Татарстаннан булачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге җыенның пленар утырышы, гадәттәгечә, Татарстан Президенты рәислегендә үтәр дип көтелә.
- Моңа кадәр татар милләтен, гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне авыллар саклап килде, әмма авылның киләчәге бүген үзе зур игътибар таләп итә. Авыл яшәсен өчен анда яшьләрнең төпләнеп калуы мөһим. Мәктәпләр тутырып балалар укыганда гына авыл гөрләп торачак. Ә яшьләр авылда калсын, шәһәрләргә таралып бетмәсен өчен аларга яшәү чыганагы, иртәгәсе көнгә ышаныч бирүче эш-мәшгульлек кирәк. Россия төбәкләрендә бүгенге көндә 4300 татар авылы исәпләнә, алар арасында үрнәк булырлык җирлекләр дә шактый. Аларда авыллары белән һәр гаилә үз эшен оештырып, шуннан файда күреп, авылның әһәмиятле социаль объектларын: балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, мәчетләрне төзекләндереп, яңаларын төзеп тулы канлы тормыш алып бара. Татарстанда да, Россия күләмендә дә авыл җирлегендә яшәүчеләргә ярдәм итүче дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, бары тик шуларны куллана белергә һәм, әлбәттә, эшләү теләге булырга тиеш. Казанда оештырылучы эшмәкәрләр җыены тәҗрибә уртаклашу, авылларның киләчәген кайгырту мәсьәләсенә игътибарны юнәлтү, дәүләт ярдәмен җәлеп итүнең юлларын аңлату максатын куя. Елдан-ел җыенның географиясе киңәюен, эшкуарлыкка тартылган татарларның да саны артуын күзәтәбез. Безнең теләк - авылда бер-ике кеше үз эшен ачып, тирә-якны авыл хуҗалыгы һәм башка көндәлек продукция белән тәэмин итүенә генә ирешү түгел, ә бөтен авылы белән кешеләрне эшкуарлыкка тарту. Гаилә фермасымы ул, умартачылыкмы, теплициада яшелчәләр үстерүме, куян үрчетүме - эшкуарлыкның төрләрен санап бетергесез. Менә шул чакта гына авылның киләчәге өметле булыр, - дип ассызыклый Ринат Закиров.
Җыен кысаларында пленар утырыштан тыш, эшкуарлар өчен семинар-укыту үткәрү дә каралган. Анда Россиянең авыл хуҗалыгы белән бәйле законнары, дәүләт программалары һәм грантлары, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә авыл җирлекләрендә агротуризм проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирәчәкләр. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган кунакларны Татарстанның Мамадыш районына алып барып, республикадагы кайбер авыл эшкуарларының хуҗалыклары белән таныштырачаклар.
Мәдәни программа да бай булачак. Кунаклар Казанның К.Тинчурин театры сәхнәсендә "Казан" бию ансамбле концертын һәм "Авыл кызы" II Бөтенроссия бәйгесенең финалын тамаша кылачаклар.
P.S. Әлеге очрашуда Чүпрәле районы делегациясе дә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыены