Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Татарстан Юстиция министрлыгында юридик ярдәм күрсәтү буенча «кайнар линия» эшли

Татарстан Юстиция министрлыгында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды.

Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында башкарма хакимият органнары, адвокатлар, юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган бушлай ярдәм күрсәтү үзәкләре катнаша.

Татарстан Юстиция министрлыгы сайтында «Бушлай юридик ярдәм» дигән бүлекчә бар, анда бушлай юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге барлык норматив хокукый актлар һәм аларның проектлары урнаштырылган.

Биредә шулай ук бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы эшчәнлегендә катнашучы адвокатларның исемлеген дә табарга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда әлеге система эшчәнлегендә 152 адвокат катнаша.

Түбән Кама шәһәрендә, Биектау һәм Нурлат районнарында «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр кысаларында адвокатлар тарафыннан гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырылган.

Казан (Идел буе) федераль университетында, «ТИСБИ» идарә академиясендә, Икътисад, идарә һәм хокук институтында, шулай ук Россия гадел хөкем академиясенең Казандагы филиалында юридик клиникалар булдырылган.

Икътисад, идарә һәм хокук институты каршында исә халыкка юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләтнеке булмаган үзәк эшли.

Моннан тыш, юридик ярдәмне татар телендә алырга теләгән гражданнарның да үтенече кире кагылмый. Бу очракта аларга тәрҗемәче ярдәмгә киләчәк. «Кайнар линия» телефоны - (843) 223-02-13. Ул чәршәмбе көннәрендә 9.00-11.00 сәгатьләрдә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түләүсез юридик ярдәм