Татар Бизнәсе авылындагы янгында сыер янып үлгән
Районда «Торак -2014» күзәтү-профилактик операциясе даими үткәрелеп торуга карамастан, янгын чыгу очраклары кимеми. Бүгенге көнгә ел башыннан алып дүрт янгын очрагы теркәлде.
-Бер атнада гына ике янгын булды. 6 мартта Иске Шәйморза авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә икефатирлы йортның түбәсе тулысынча янып бетте. Янгын килеп чыгуга сәбәпче булып, электр җиһазларын дөрес монтажламау тора.
8 мартта Татар Бизнәсе авылына чыгарга туры килде. Янгында торак йорт корылмалары юкка чыкты һәм йорт терлекләре һәлак булды. Бу очракта мичнең төтен юлларының төзек булмавыннан янгын килеп чыккан,-ди район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров.
Шушы көннәрдә генә Иске Чүпрәле авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге көнкүреш калдыклары полигонында чүп-чарга ут каба. Янгын күзәтчелегенең вакытында барып җитүе, янгынга җәелеп китәргә ирек бирми.
"Торак-2014" операциясе кысаларында янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре 3456 шәхси торак йортларда булганнар. Шуларның 157се-күпбалалы гаиләләр, 345е ялгыз торучы өлкәннәр, 153е имин булмаган гаиләләрдә. Һәркайсында аңлату эшләре алып барылган, саклык кагыйдәләрен үтәү киңәш ителгән. Бу очракта, кырысрак яңгыраса да, янгыннан саклану-һәркемнең, беренче чиратта, шәхси эше, диясе килә. Ут-күз булмасын өчен, саклык, күрик җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев